"Алексеевск аграр көллияте" филиалы базасында «С»категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу 18 кешегә рөхсәт ителгән иде. Теоретик өлешен уңышлы тапшырып имтиханның практик өлешенә кертелгән 17 студент бу сынауны да җиңде. Имтиханны кабат 7 көннән соң биреп булачак.