Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин катнашында район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Чыршы бәйрәме узды. Балаларөчен күңелле «Яңа Ел дуслар даирәсендә яки Кыш бабай өчен тычкан тәбесе»театральләштерелгән бәйрәм программасы әзерләнгән иде.