Әлки районының Базарлы Матак авылында «Авыл кибетләре»республика программасы буенча төзелгән модульле азык-төлек кибете ачылды. Сәүдә ноктасының мәйданы 50 кв. м. тәшкил итә. Электр җылытуы, яктырту, канализация үткәрелгән. Мондый типтагы модульле кибетләр Татарстанда җитештерелә. Мондый мөһим объектны ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин, 6 нчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты һәм кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева, Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Ришат Шәймәрданов, "Эдем" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Гөлнур Сафина катнашты.