Түбән Каманың «Балкыш» приютында тәрбияләнүчеләргә 25 декабрьдә Кыш Бабай бер капчык бүләкләр алып килде. Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин инициативасы белән ел саен традициягә әйләнгән Яңа ел бүләкләре марафоны әнә шулай башланып китте. Быел парламентарийдан тәм-томнар салынган тартмаларны 600 гә якын бала алды.
Яңа ел алды атнасында Түбән Кама округының барлык районнарының аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бүләкләр тапшырылды: Алексеевск, Әлки, Аксубай, Зәй, Нурлат, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Спас, Чирмешән, Чистай районнары. Татлы бүләкләр тутырылган капчыкларны кышкы тылсымчы «Забота» һәм «Хыял» интернатлары йортларында тәрбияләнүче нәниләргә алып килде, ә Түбән Кама һәм Зәй районнарындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар да бүләкләр алды.
«Иң яраткан бәйрәмгә кадәр берничә көн генә калды, һәм, әлбәттә, балалар бу вакытта яңа ел могҗизаларын көтә. Бигрәк тә приютларда, матди кыенлыклар кичергән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар Яңа ел сөенечләрен көтәләр. Соңгы вакытта гади халыкның да, төрле дәрәҗәдәге меценатларның да балалар йортларына, аларда тәрбияләнүчеләрнең ихтыяҗларына һәм теләкләренә игътибар бирүен күрү бик күңелле. Яңа ел алдыннан анда, битараф булмаган кешеләр ярдәмендә, бүләкләр дә күп була. Әмма яңа ел могҗизалары күп булмый бит», - дип саный Айрат Хәйруллин һәм балаларны сөендерүен дәвам итә.
Менә инде 16 ел дәвамында елның төп бәйрәме алдыннан йөзләгән бала депутаттан бүләкләр ала.