Әлки районында хоккей сезонын ачтылар

2019 елның 27 декабре, җомга

Яшь спортчыларны әлеге вакыйга белән район башлыгы Александр Никошин котлады.

Чуаш Кичүе мәктәбе каршындагы хоккей тартмасын кыш башында ук салганнар һәм куллана башлаганнар. Ә бүген биредә районның иң көчле командалары – Базарлы Матак, Чуаш Кичүе һәм Түбән Әлки мәктәпләре хоккейчылары-иптәшләрчә очрашу уздырдылар.

Беренче уенда Чуаш Кичүе һәм Түбән Әлки командалары очрашты.

Александр Никошин егетләргә мөрәҗәгать итеп, аларны һәрвакыт спорт белән дус булырга чакырды.

– Спорт белән даими шөгыльләнсәгез, уку да, эш тә җиңелрәк булачак, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Бозда кәшәкәләр суккан яшь хоккейчылар бу чакыруны хуплады.

Шулай итеп, районда хоккей сезонына старт бирелде. Ул уңышлы булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International