Әлки районының Базарлы Матак авылында бүген чираттагы шугалак ачылды

2019 елның 27 декабре, җомга

Бүген район мәдәният йорты янында чираттагы шугалак ачылды. Тантана башланыр алдыннан биредә Кыш Бабай, Кар кызы, урман җәнлекләре тимераякта шудылар.

Район башлыгы Александр Никошин боз мәйданчыгын ачык дип игълан итте.

– Республика программасы буенча төзелгән чираттагы шугалак бу. Базарлы Матак урта мәктәбе һәм «Алинә»универсаль спорт залы каршында да шундый ук шугалаклар эшли. Аларда, нигездә, хоккей буенча ярышлар уза, ә бу боз тимераякта массакүләм шуу урынына хезмәт итәчәк. Мәйданчык яктыртыла, шуңа күрә тәүлек буе йөрергә мөмкин. Бүген инде күп авылларда шугалаклар бар. Мин балаларга саф һавада күбрәк булырга, кышкы каникуллар вакытында тимераякта, чаңгыда шуарга, яңа көч һәм энергия белән уку елының икенче яртысына керешергә киңәш итәр идем, – диде Александр Никошин.

Яңа шугалакны балалар да, өлкәннәр дә яратып өлгергән инде. Тимераякны прокатка да алырга була. «Бездә төрле зурлыктагы 17 пар тимераяк бар. Аларны район мәдәният йортында алырга була», – ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International