Әлки районында дивидендлар түләү төгәлләнеп килә

2019 елның 28 декабре, шимбә

«Кызыл-Шәрык» ААҖ отрядлары дивидендларны 4360 пайчыга бүләргә тиеш иде. 4320 кеше үз өлешен алган инде. Бу 99 процент тәшкил итә. «Хузангай» ширкәте 1426 пайчыга дивидендлар түләде. Шулай ук «Яшь Көч» ҖЧҖ, крестьян-фермер хуҗалыклары районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә у пайчылар белән тулысынча исәп-хисап ясаганнарын хәбәр иттеләр. Каргалыда, Салман, Әхмәт, Чуаш Кичүендә үз өлешен алмаган берничә кеше калган.

Авыл халкына барлыгы 2 мең тонна ашлык түләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International