Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән бу акция киләсе елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
2019 елның 11 аенда республика юлларында балалар катнашында 520 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 15 бала һәлак булган һәм 548 бала яраланган. Балаларны транспорт чараларында йөрткәндәге аварияләр булу аеруча борчу тудыра. Агымдагы елның 11 ае эчендә республика юлларында 11 пассажир бала һәлак булган.
Балалар күпләп була торган урыннарда хәлләрнең кискенләшүе сәбәпле, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау буенча чаралар узачак. ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче кечкенә җәяүлеләр дә читтә калмаячак.
Көн яктылыгы кыскару шартларында, шулай ук уңайсыз һава шартлары белән бәйле юл вәзгыятендә, автоинспекторлар юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга һәм яктылык кайтаргыч элементлардан файдаланырга чакыра.