Әлки районы ГХАТ бүлегендә көн «кызу» булды. Бүген биредә законлы никахларын биш пар теркәде!

2019 елның 28 декабре, шимбә

Өч пар тантаналы шартларда никахлашу залында язылышты. Алар-Базарлы Матактан Салават Мәхмүтов һәм Иске Чаллыдан Айгөл Гәрәева, Казаннан Раил Гайнуллин һәм Бибайдан Гөлфинур Вәлиәхмәтова, Яңа Сихтермәдән Константин Карманаев һәм Юхмачыдан Анастасия Никитина.

Туйлар тагын шунысы белән дә үзенчәлекле иде: кәләшләр тантанага креатив рәвештә килгән иде.

Яшь парларны ГХАТ бүлеге мөдире Энҗе Хәлиуллина һәм белгеч Розалия Сафина, әти-әниләре, дуслары котладылар. Без дә аларга кушылабыз. Яшьләргә нык сәламәтлек, мәхәббәт, үзара аңлашу, гаилә бәхете һәм күп балалар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International