Бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен Түбән Колчурино авылында яшәүче Калеева Вера Ивановна билгеләп үтә. Аны шундый матур бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Югары Кәкре авыл җирлеге башлыгы Елена Краснова, район ветеран-пенсионерлар оешмасы рәисе Ришат Хәлиуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алмаз Хәмитов килде. Вера Ивановнага Россия Президенты В.В.Путиннан котлау хаты, район башлыгыннан котлау хаты, шулай ук истәлекле бүләк тапшырдылар. Нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.