Ашау-эчүнең чамасын белегез

2019 елның 29 декабре, якшәмбе

Әгәр ел дәвамында дөрес туклану кагыйдәләрен үтәсәң, бер яңа ел төнегенә  сәламәтлеккә зыян сала алмас, тик табын янында чама хисен белергә кирәк.

Елның соңгы бәйрәм  кичендә ризыклары белән сыйланыр өчен курантлар сукканны көтмәгез, ә гадәтләнгән вакытта кичке ашны ашагыз.  Салатларны, шулай ук кайнар ашларны яисә десертларны аз-азлап, кечкенә порцияләр белән ашарга кирәк. Әгәр салатны өстәлгә зур табак белән куйсаң, кеше кирәгеннән артык ашап ташларга да мөмкин.  Табын тулы ризык янында утырганда тегесен-монысын кабып куюдан тыелып калу кыен бит.

Агулануны кисәтү максатларында шуны истә тотыгыз: салатлар өстәлдә ике-өч сәгатьтән артык торырга тиеш түгел.  Күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә ашагыз. Шулай ук күбрәк хәрәкәтләнү файдалы – биергә, саф һавада йөрергә, уйнарга.

Майонезны азрак кулланыгыз. Салатларга  яхшы продуктлардан үзегез әзерләгән майонез салыгыз.

Яңа елны каршы алу өчен традицион эчемлек, әлбәттә инде, шампан шәрабы. Тик алкоголь тәэсирен көчәйтә һәм ашказаны-эчәк тракты органнарына начар йогынты ясый торган газларның күп булуын исәпкә алып, аны курантлар сукканда теләкләр теләү өчен генә татып куярга кирәк. Антиоксидантлар күп булган яхшы кызыл винога өстенлек бирү яхшырак. Һәм монда иң мөһиме-чаманы белү.

Газлы һәм пакетлы соклардан  мөмкин булганда ераграк булуың яхшырак. Аларны өй компотларына, морсларга яки салкын чәйгә алыштырырга була.

Яңа ел төненә кадәр дә, калган бәйрәм көннәрендә дә ач торырга кирәкми.  Кыздырылган, баллы, тозлы ризыклар кулланмыйча, “бушану” көннәре ясарга була.

Үзегез өчен гадәти көн һәм туклану режимын сакласагыз, Яңа ел яллары сезнең өчен җиңел һәм күңелле узачак.

Венера Садыйкова,

район үзәк хастаханәсенең медпрофилактика кабинеты шәфкать туташы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International