28 декабрь көнне Түбән Әлки авылында яшәүче Мингалиева Замзәмия Хәмидулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 29 декабре, якшәмбе

28 декабрь көнне Түбән Әлки авылында яшәүче Мингалиева Замзәмия Хәмидулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Әһлиуллин, Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин, район ветеран-пенсионерлар җәмгыяте рәисе Ришат Хәлиуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алмаз Хәмитов килгән иде.  Россия Президенты В.В. Путинның котлау хаты, район башлыгы исеменнән котлау хаты, шулай ук истәлекле бүләк тапшырылды. Ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International