Киләсе елда Казан халыкара авыл яшьләре конгрессын кабул итәчәк, ул әһәмиятле вакыйга булачак. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белдерде.
Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә АПКның кадрлар потенциалы турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы бу форумның республика башкаласында киләсе елның 6-9 февралендә узачагын һәм әһәмиятле вакыйга булачагын хәбәр итте. Министр сүзләренә караганда, Казан Россиянең 50 субъектыннан һәм дөньяның 25 иленнән 250 авыл яшьләре вәкилен кабул итәчәк.
«Әлеге халыкара мәйданчык авыл территорияләрен яшьләр көче белән үстерүнең уңышлы механизмнарын өйрәнергә һәм гамәлгә кертергә ярдәм итәчәк», - дип ассызыклады Марат Җәббаров.
Конгрессның төп максатларының берсе — яшьләрне авыл территорияләрен үстерү проектларын гамәлгә ашыруда актив катнашырга җәлеп итү. Форумда катнашучылар «Авылда яшьләр эшкуарлыгы: трендлар, алымнар һәм уңыш серләре», «Мәдәният, тәңгәллекне саклау һәм туризм: мәдәни үсеш драйверлары буларак авыл территорияләре», «Мәгариф һәм лидерлык: уңышлы шәхесне үстерү өчен авыл җиренең уникаль мөмкинлекләре» профильле мәйданчыклары кысаларында үзләренең һөнәри компетенцияләре һәм күнекмәләре дәрәҗәсен күтәрә алачаклар
Шулай ук Марат Җәббаров яшь белгечләрнең авылда үз бизнесларын башлап җибәрү мөмкинлеге барлыгын, грант алу бәйгеләрендә катнашып, фермер хуҗалыклары булдыра алуларын искәртте (грант күләме 1,5 млн сумнан 5 млн сумга кадәр ). Министр сүзләренчә, республикада өч ел эчендә 164 яшь белгеч «Яшь фермер» һәм «Агростартап»программалары буенча грантларга ия булды.