Электрон хезмәт кенәгәсе

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

2020 елдан электрон хезмәт кенәгәсе кертелә. Шәхси  исәп-хисап счеты «Хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар»дигән яңа бүлек белән тулыландырыла.

Документның яңа цифрлы форматы кәгазь аналогларны сатып алу, алып бару һәм саклау чыгымнарын киметергә, документлар әйләнешен оптимальләштерергә һәм тизләтергә, документны югалту куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Гражданнар өчен яңа системага күчү ирекле, әмма 2021 елдан башлап беренче тапкыр эшкә урнашучылар өчен «цифр» һәм «кәгазь» арасында сайлау булмаячак.

Хезмәткәр эш бирүчедән, РПФның теләсә кайсы территориаль органыннан, КФҮтән, дәүләт хезмәтләре порталыннан һәм РПФ сайтыннан хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат соратып алырга хокуклы.

Эш бирүчеләр өчен яңа елдан башлап Россия Пенсия фондына ай саен киләсе айның 15 нче числосына кадәр хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат тапшыру бурычы кертелә, ә 2021 елның гыйнварыннан эшкә алу һәм эштән азат итү турында мәгълүмат боерык чыгарылганнан соң киләсе эш көненнән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиеш.

Игътибар итик, мәгълүмат өзеклеге яки алга таба әлеге мәгълүматны үзгәртү яки юкка чыгару мөмкин түгел. Шәхси счетлар мәгълүматы саклануның бүленгән системаларында теркәлә, бу күрсәткечләрне югалту куркынычын калдырмый. Пенсия фонды системасы шәхси мәгълүматларны кабул итү, саклау һәм эшкәртү буенча барлык таләпләргә туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International