Әйләнә-тирәдә ак-ак. Чөнки елның соңгы көнендә табигать, күрәсең, үз гаебен танып, аны төзәтеп калырга тырышты – көн буе диярлек кар яуды.
Ак күсе елын якыннары белән каршылаганнан соң, әлкилеләр Базарлы Матак авылының Үзәк паркына ашыктылар. Районның төп чыршысы янында аларны Кыш бабай белән Кар Кызы, әкият геройлары, урман җәнлекләре каршы алды.
Күбесе гаиләләре белән килгән иде, бала – чаганың исәбе юк.
Җыелучыларны Яңа ел белән район башлыгы Александр Никошин котлады. Ул әлкилеләрне рус һәм татар телләрендә сәламләде.
- Кадерле дуслар! Сезне яңа 2020 ел белән котлыйм! Барыннан да элек һәркемгә сәламәтлек, игелек, иминлек телим. Яңа Елда сезнең барлык теләкләрегез тормышка ашсын. Бу ел истәлекле вакыйгаларга бай булачак. Без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бу шулай ук районыбызның 90 еллыгы елы да. Аны зур әзерлек белән, дус, төпле итеп үткәрәчәкбез. Әлки районы турында республикада гына түгел, бөтен илдә белсеннәр иде. Яңа елда һәр гаиләдә бәхет, тыныч күк йөзе булсын. Зур уңышлар сезгә, кадерле әлкилеләр! – диде район башлыгы.
Бу бәйрәм төнендә әлкилеләр өчен район мәдәният хезмәткәрләре чын бүләк – күңелле, дәртле җырлардан торган концерт әзерләгәннәр иде. Тамашачылар артистларга кушылып җырладылар, биеделәр һәм күңел ачтылар. Матур Яңа ел фейерверкы, чыршы тирәли Кыш бабай белән күңелле әйлән – бәйлән -болар барысы да кешеләр күңелендә озак сакланачак әле.
Алда әле бер атна ял көннәре. Әлкилеләргә күңелсезләндерергә туры килмәячәк – район паркларында балалар өчен күңел ачу уеннары, авыл халкы өчен боз шугалаклары, чаңгы ярышлары узачак. Чөнки Яңа ел каникуллары – дуслар, якыннары белән аралашу, саф һавада спорт белән шөгыльләнү өчен менә дигән вакыт.