Яңа ел көннәрендә барлык мәдәният учреждениеләрендә балалар һәм өлкәннәр өчен яңа ел чаралары узды

2020 елның 2 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа ел көннәрендә барлык мәдәният учреждениеләрендә балалар һәм өлкәннәр өчен яңа ел чаралары узды. Төрле күңел ачу чаралары, уеннар, конкурслар оештырылды. Чара кунаклары барлык уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар, Яңа ел җырлары җырладылар, әйлән-бәйлән йөрделәр, төрле биюләр биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук бик теләп конкурсларда, викториналарда, уеннарда һәм ярышларда катнаштылар. Ә бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы иде.  Яңа ел бәйрәменең иң көтеп алынган өлеше "Бәйрәм лотереясы" булды. Бәйрәм кичәсе "Яңа ел дискотекасы" белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International