Әлки муниципаль районы "С. М. Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее" хезмәткәрләре "Сәүдәгәр Лисенковта Яңа ел" дип аталган театральләшкән тамаша үткәрде. Чара сәүдәгәр гаиләсендә Яңа ел бәйрәменә багышланган. Музей хезмәткәрләре сәүдәгәр һәм аның хатыны, балалары, Кыш Бабай һәм Кар кызы ролендә Яңа ел чыршысы янында балалар белән күңел ачтылар, төрле халыкларның Яңа елны каршы алу традицияләре турында сөйләделәр. Чарада «Музейның яңа Ел сувениры-2009» конкурсына йомгак ясалды, катнашучыларны дипломнар белән бүләкләделәр. Яңа ел чыршысын уенчыклар белән бизәделәр.