Яңа Чаллыда ФАП төзелеше республика бюджетыннан финанслана. Ә Иске Матак, Борискино, Татар Борнае фельдшер пунктлары биналарын Россия Федерациясе бюджеты хисабына төзиячәкләр.
«Безнең ишегалды» программасы да эшли башлаячак, аны эшләүдә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр катнашты. Ел дәвамында ишегалларының йөзе тулысынча үзгәрәчәк.