Бүген, 4 гыйнварда, Базарлы Матак авылындагы «Алинә» универсаль спорт залында 12-13 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында киокусинкай («кумите») буенча Әлки районы беренчелеге уза.
Турнирга Казан, Түбән Кама, Баулы, Зәй, Әлмәт, Чистай, шулай ук Ульяновск өлкәсеннән, Мари-Элдан барлыгы 247 яшь спортчы килгән иде.
Ярыш башланыр алдыннан аларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул спортчыларны һәм күпсанлы тамашачыларны Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлады, турнирда катнашучыларга уңышлы чыгыш, якты җиңүләр теләде.