Чуаш Кичүе авылында шугалакта өч команда очрашты. Ул вакытта Базарлы Матак мәктәбе хоккейчылары ышанычлы җиңү яулады. Икенче урында-Түбән Әлки командасы, өченчедә-Чуаш Кичүе спортчылары.
3 гыйнвар көнне район үзәгендә Иске Матак һәм Базарлы Матак командалары арасында ярыш булып узды. Соңгылары үзләренең өстенлеген исбатлады. Ә бу командаларның икенче очрашуында Иске Матак хоккей тартмасында хуҗалар җиңү яулады.
5 гыйнварда өстәмә уен үткәреләчәк. Ул Базарлы Матак мәктәбенең хоккей тартмасында узачак. Җиңүче команда шунда билгеле булачак.