Узган ел районда 94 гаилә төзелгән. Кызганычка каршы, 43 пар аерылышкан. Тагын бер күңелсез сан – 255 кеше бу дөньяны калдырып киткән.
Ә 2019 елның декабрендә ГХАТ бүлегендә туу турында 3 таныклык тапшырылды, 12 пар законлы никах белән кавышты. Елның соңгы аенда 3 пар аерылышкан, 17 әлкиле үлгән.
Чагыштыру өчен: 2018 елда районның ГХАТ бүлегендә 133 яңа туган баланы теркәделәр, 79 пар гаилә корды, 44 пар аерылышты, 293 кеше якты дөнья белән хушлаштылар.