2020 нче елның 7 нче гыйнваре,сишәмбе.
Кышкы спорт бәйрәмендә катнашучыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул аларны тагын бер кат Яңа ел, Раштуа белән котлады һәм һәркемгә күңелле ял, шома чаңгы юлы теләде.
Аннан соң балалар, яшьләр һәм өлкәннәр чиратлашып стартка чыктылар. Күпләр ирекле чаңгы юлында гаиләләре буенча шудылар.
Ике чакрымлы дистанцияне үтеп, чаңгычылар бер-бер артлы финишка килә башлады. Җиңүчеләр медальләр белән бүләкләнде.
Әлеге спорт төрен яратучыларны алда яңа ярышлар көтә.