Бүген Базарлы Матак Үзәк паркында балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм чаралары оештырылды

2020 елның 7 гыйнвары, сишәмбе

Мәдәният йорты хезмәткәрләре, әкият геройларына әйләнеп, балалар өчен күңелле уеннар һәм конкурслар оештырдылар. Иң активлар Кыш Бабайдан бүләкләр алды.

Балалар һәм өлкәннәр рәхәтләнеп күңел ачтылар, саф һавада биеделәр. Һава торышы да салкын түгел иде.  Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да күтәренке кәеф белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International