Бүген Яңа Салман авылында яшәүче Шәрәфиева Мәрьям Насыйбулла кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны шундый матур бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Салман авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Гайфуллина, социаль яклау бүлеге начальнигы Алмаз Хәмитов килде. Аңа Россия Президенты В.В.Путиннан котлау хаты, район башлыгы А.Ф.Никошиннан котлау хаты, шулай ук истәлекле бүләк тапшырдылар. Нык сәламәтлек һәм озын гомер теләдек.