Түбән Әлкилеләр иске календарь буенча Яңа елны өч көнгә иртәрәк каршыларга җыена

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ә мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары кар һәм боздан скульптуралар ясадылар. Чанада шуу өчен кар өеп тау ясадылар. Бу эштә иң төп ярдәмчеләр эшмәкәр Шәйхетдиновлар булды.

Хәзер, кич җиткәч, барлык авыл халкы-балалар, өлкәннәр Чыршы янында җыела һәм күңел ачалар. Ә иске календарь буенча Яңа елны инде 11 гыйнварда ук каршыларга булганнар. Җирлек башлыгы Мансур Галимуллин моны болай аңлата:

- 14 гыйнварда эш көне, безнең кунаклар да таралышачак. Ә без аларның яныбызда булуын телибез.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International