Әлки бала тудыру йортыннан бу елның беренче яңа туган сабыен тантаналы төстә озаттылар

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Туганда малайның авырлыгы 3600 грамм булган. Бәхетле ата – ана-күрше Спас районының Өчкүл авылы кешеләре Ольга һәм Андрей Ореллар.

Республиканың 100 еллыгы елында дөньяга килгән беренче сабыйны өйләренә тантаналы шартларда озаттылар. Тантанада район башлыгы Александр Никошин, баш табиб Светлана Одушкина катнаштылар.

Орел гаиләсен район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина да котлады. Аның сүзләренә караганда, капиталь ремонтланып хастаханәнең бала тудыру бүлеге ачылганнан соң биредә 175 бала туган.

Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина Игнатның әти-әнисенә туу турында таныклык тапшырды.

- Бу бүлектәге шартлар миңа бик ошады. Тудыру бүлегендә заманча җиһазлар урнаштырылган, монда уңайлы, җайлы. Медицина персоналы ачык йөзле. Дүртенче баламны да биредә табасым килә. Игътибарыгыз, җылы котлау һәм бүләкләрегез өчен зур рәхмәт. Улыбызның истәлекле юбилей елында беренче булып дөньяга килүе-безнең өчен зур шатлык. Аңа яхшы тәрбия бирергә тырышырбыз, - диде дулкынлануын яшермичә Ольга Орел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International