Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе һава шартларының начараюы турында кисәтә

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Синоптикларның фаразларына караганда, 2020 елның 9 һәм 10 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә юеш кар, буран, көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр, юлларда бозлавык.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга чакыра. Машина йөртүчеләр катлаулы юл-метеорология шартларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиешләр. Каршы яктан хәрәкәт итү өчен билгеләнгән юлга чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан тыелып торырга кирәк. Куркынычсызлык каешларын эләктерергә һәм куркынычсызлык каешларын эләктергән пассажирларны йөртергә кирәк. 12 яшькә кадәрге алгы утыргычта, 7 яшькә кадәрге арткы утыргычта балаларны үз авырлыгына һәм үсешенә туры килә торган балалар өчен махсус утыргычлар кулланып кына  йөртергә. Дәүләт автоинспекциясе балаларны җиңел автомобильдә һәм арткы утыргычта 12 яшькә кадәр ташыганда тоткарлый торган җайланманы кулланырга киңәш итә.
Катлаулы һава шартлары җәяүлеләрдән дә саклык таләп итә. Җәяүлеләр юл аша бары тик җәяүлеләр юлы буенча һәм светофорның рөхсәт ителә торган сигналына гына чыгарга тиеш. Юлны чыгар алдыннан, һичшиксез, тукталырга, барлык транспорт чараларының туктаганлыгына һәм үткәрергә әзер булуына инанырга һәм шуннан соң гына юл аркылы чыгарга кирәк. Бала белән юл аркылы чыкканда, һичшиксез, аны кулыннан тотарга кирәк. Яктырткычларны кайтаручы элементлар булган предметларны һәм кием-салымнарны куллануга аерым игътибар бирергә һәм бу предметларның транспорт чараларын йөртүчеләргә күренүен тәэмин итәргә кирәк.
Яктылык кайтаручы элементлар җәяүлеләрнең гомерен саклап кала ала. Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны һава торышының үзгәрүен исәпкә алырга, бик сак булырга, үзләре белән җылы әйберләр, туклану, җитәрлек ягулык запасы булдырырга чакыра. Юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, ярдәм сорап, дәүләт автоинспекциясенә 8(843)5333888 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International