90 яшьлек юбилее белән котладылар

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Әлки районы Каргалы авылында яшәүче Гафиятуллин Габдулла Һадиулла улына 90 яшь тулды. Аны шушы матур бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Р. А. Билалов, район ветеран-пенсионерлар җәмгыяте рәисе Р. А. Хәлиуллин һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе А. И.Хәмитов, Каргалы  авыл җирлеге башлыгы Р. В. Минһаҗев килгән иде.   Район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин һәм район башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хатлары, авыл җирлеге исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар. Бабайга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International