Әлки районында яшәүче Сардюкова Татьяна Константиновнага 90 яшь тулды Аны шундый матур бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Р. А. Билалов, социаль яклау бүлеге начальнигы А. И. Хәмитов, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Р. Вассунова килде. Район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин һәм район башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хатлары, авыл җирлеге исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар. Әбигә нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.