Елның беренче парына «ТАССРга 100 ел» истәлек билгесе тапшырылды

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Бүген, 10 гыйнварда Әлки районы ГХАТ бүлегендә  2020 нче елның беренче пары язылышты.

Түбән Колчуринодан Федор Шакин һәм Чуаш Борнае авылыннан Ульяна Александрованың никахлашу тантанасына район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та килгән иде. Ул яшьләрне зур һәм шатлыклы вакыйга-гаилә корулары белән котлады.

- Сезнең өйләнешүегез истәлекле һәм мөһим вакыйгалар белән бер елга туры килде. Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм район төзелүнең 90 еллыгын билгеләп үтәбез. Сез юбилей елында никахыгызны теркәгән беренче пар булдыгыз. Гаиләгезгә бәхет телим. Якты киләчәк сезгә, - диде район башлыгы урынбасары.

Аннары Рәшит Билалов яшь парга «ТАССРның 100 еллыгы» истәлекле билгесен һәм бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International