2020 елның 10 гыйнварына районда 12 мең 135 баш савым сыеры исәпләнә. Балтач (11478 баш), Кукмара (11413 баш), Арча (10840 баш), Актаныш (10258 баш) районнарында иң күп сыер асрыйлар. Иң аз савым сыерлары Бөгелмә (1524), Чирмешән (1742), Менделеевск (1712) районнарында.
Сөт җитештерүнең уртача күләме буенча район республикада җиденче урында тора. Терлекчеләр көн саен сөт эшкәртүчеләргә 158 тонна сөт озаталар. Әлеге күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7,5 тоннага артыграк.
Республика буенча иң күп савым сыеры безнең районга туры килә