«Җиңү йөзе» - илебезне фашист илбасарларыннан азат итүгә үз өлешен керткән миллионлаган кешеләр фотосурәтләренең һәм шәхси тарихларының үзенә күрә бер зур архивы.
Татарстанның Әлки районы халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү йөзе» проектында катнаша ала, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Проект Бөек Ватан сугышының үзәк музеенда эшли. Бу музейда "халык экспозициясе" эшли, анда сугышта катнашкан бабасы, бабасының әтисе турында мәгълүмат табарга мөмкин. Мондый мәгълүматларны, шулай ук фоторәсемнәрне балаларга, оныкчыкларга күрсәтергә, шуның белән җиңүгә үз өлешен керткән туганнары турындагы истәлекләрне тапшырырга мөмкин булачак. Чөнки һәр гаиләдә диярлек фронтта сугышкан яки тылда фидакарь хезмәт куйган туганнары турындагы риваятьләрне кадерләп саклыйлар.
75 ел элек бу җиңүнең нинди зур югалтулар белән яулаганын безнең халык беркайчан да онытмаячак. Фронтта 12 млн.нан артык хәрбине югалттык. Ә җиңү өчен барлыгы 26,6 миллионнан артык совет кешесенең гомере белән түләнде. Алар арасында сугышта һәлак булган 5192 райондашыбыз да бар.
Бөтен халык тарафыннан төзелгән Депозитарий 150 миллионнан артык фото һәм текст документларын саклый. «Җиңү йөзләре» - илебезне фашист илбасарларыннан азат итүгә үз өлешен керткән миллионлаган кешеләр фотосурәтләренең һәм шәхси тарихларының үзенә күрә бер зур архивы. Һәм бу фонд даими рәвештә тулылана – монда гаилә архивыннан материаллар тапшырырга мөмкин. Моның өчен historydepositarium.ru сайтыннан телефонындагы кушымтадан файдаланырга мөмкин. Корреспонденцияне почта аша да 121170, Мәскәү, Бертуган Фонченко, 10 йорт. Җиңү Музее адресына җибәрергә мөмкин.
"Җиңү йөзе» проектына ничек кушылырга һәм үз гаилә архивыннан булган материалларны тарихи депозитарийга тапшырырга дигән тулырак мәгълүматны https://historydepositarium.ru/about/ сылтамасы буенча белергә була.