Район башлыгы Александр Никошин быелдан башлап һәр авыл җирлегендә эре габаритлы көнкүреш һәм хуҗалык калдыкларын җыю өчен зур контейнерлар сатып алу һәм урнаштыру бурычын куйды. Зур торак пунктларда мондый контейнерлар ике мәйданчыкта, кечкенәләрендә бер мәйданчыкта урнаштырылачак.
Ә район үзәгендә һәр учреждение, предприятие үз офисларында чүп – чарны аерым-аерым җыю өчен контейнерлар-пыяла, пластик, кәгазь һәм катнаш чүп-чар җыю өчен контейнерлар куярга тиеш булачак.