Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы финанслашу программасы буенча эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бакчачылык ширкәтләреннән гаризалар җыя башлады

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Республикада эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга СНТ чыгымнарын финанслау буенча программа инде беренче ел гына уңышлы гына эшләп килми. Коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан аларның территориясендә эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирү юлы белән документлар исемлеге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 20 декабрендәге 1185 номерлы карары (ТР МКның 07.09.2009 елдагы 798 номерлы карары редакциясендә) белән билгеләнгән.

2019 елда республика бюджетыннан 1:2 нисбәтендә бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерцияле булмаган ширкәтләренең эчке инфраструктура объектларын ремонтлауны финанслашуга 83,6 млн. сум бүлеп бирелгән. Бакчачыларның 32,8 км суүткәргечне, 19,4 км эчке юлларны, 80,4 км электр белән тәэмин итү линияләрен ремонтлауга чыгымнары капланган, шулай ук 4 трансформатор сатып алынган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 2020 елда әлеге эшләрне башкаруга документлар җыю эше башланды. Эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлау буенча финанслашу программасында катнашырга теләгән бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерцияле булмаган ширкәтләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлегенә Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36, 313 нче каб.(телефон: 292-27-73) адресы буенча мөрәҗәгать итә алалар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International