Яңа ел бусагасын атлап кергәч, узган елга йомгак ясыйбыз, киләчәккә планнар корабыз.
13 гыйнварда авыл җирлекләрендә җыеннар башланды. Халык авыл җирлекләре башлыкларының узган елгы эше турында хисапларын тыңлый, үз фикерләрен әйтә, бәя бирә.
Җыеннарда актуаль проблемалар күтәрелә, аларны хәл итү юллары билгеләнә. Шундый хисап җыелышларының беренчесе Югары Колчурино авыл җирлегендә үтте. 14 гыйнварда шундый ук җыен Иске Алпар авыл җирлегендә дә узды. Анда район башлыгы Александр Никошин, учреждение, предприятие вәкилләре, авыл халкы катнашты