Әлки районында «Әти, әни һәм хоккейны яратам» фестивале узачак

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

25 гыйнварда районда «Әти, әни һәм хоккейны яратам»дип исемләнгән гаилә хоккей фестивале узачак.

Фестиваль республика хоккей федерациясе белән берлектә үткәрелә. Фестиваль программасы бик кызыклы. Аңа тимераякта һәм киез итекләрдә мини-хоккей ярышлары, күңелле спорт эстафеталары, уеннар кертелгән. Фестивальне оештыручылар конкурс һәм уеннарда катнашучыларга кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр бирергә вәгъдә итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International