30-31 гыйнварда районда гражданнар оборонасы буенча команда-штаб өйрәнүләре узачак.
Гражданнар оборонасы өлкәсендә мондый укулар гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү максатларында үткәрелә. Алар эвакуация кабул итү пунктларының, шулай ук элемтә, энергетика, сәламәтлек саклау һәм башка хезмәтләрнең аварияләр, һәлакәтләр һәм табигый бәла-казалар янаганда һәм аларны бетергәндә эшен оештыруга бәя бирергә тиеш.
Бу көннәрдә халыкка электросиреналар һәм урам тавыш көчәйткечләре аша хәбәр итү оештырылачак. Әгәр сирена тавышларын ишетсәгез, куркытмагыз - бу укулар