Иске Такталы авылыннан Смирнова Клавдия Семеновна 90 яшь тулу уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау алды. Аны шушы күркәм бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Иске Салман авыл җирлеге башлыгы Айдар Хәлиуллин килде. Аңа Россия Президенты В. В. Путинның котлау хаты, шулай ук район башлыгы А.Ф. Никошин исеменнән истәлекле бүләк һәм котлау хаты тапшырылды. Нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.