Әлки муниципаль районының Түбән Кәчи авыл җирлегендә гражданнар җыены узды. Анда район башлыгы Александр Никошин, район, район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Җыен авыл җирлеге башлыгы Михаил Елифанов хисабыннан башланды. Түбән Кәчи авыл җирлеге составына 2 торак пункт керә: Югары Кәчи авылы, Түбән Кәчи авылы. Җыен ахырында җирлек эшендә актив катнашкан җирлек халкын бүләкләү булды.