Бүген Әлки районында Федераль архив агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Юрасов һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова булып китте.

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Әлки районында Федераль архив агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Юрасов һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова булып китте. Район башлыгы Александр Никошин озатуында кунаклар район архивында булдылар. Әлки муниципаль районындагы архив бүлеге 2019 елның сентябренә кадәр районның ике административ бинасында урнашкан иде. Хәзер архивның гомуми мәйданы 324 кв. м. булган аерым бинасы бар. Яңа шартлар муниципаль архивларга капиталь ремонт ясау буенча республика программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә барлыкка килде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International