Бүген Иске Чаллы авыл җирлегендә гражданнар җыены узды

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Халык белән очрашуга район башлыгы урынбасары Александр Никошин, район прокуроры Руслан Гыйзәтов килде. Җыен эшендә шулай ук район хакимиятенең структур бүлекчәләре җитәкчеләре, депутатлар һәм авыл җирлеге халкы катнашты. Гадәттәгечә, халык җыены алдыннан авыл халкы яшәешне тәэмин итү хезмәтләре вәкилләренә шәхси сораулар белән мөрәҗәгать итә алды. Авыл җирлеге башлыгы М. Г. Исхаков җирле үзидарә органының 2019 елдагы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде һәм 2020 елга бурычлар билгеләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International