Татарстан Росреестры тарафыннан 2019 елда күчемсез милек объектларына 820 меңнән артык хокук теркәлгән

2020 елның 18 гыйнвары, шимбә

2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Росреестры тарафыннан 822 813 күчемсез милек объектларының хокуклары, чикләүләре теркәлгән. Шуларның 274 117 се торак урыннарына, 187 118 е-җир кишәрлекләренә, 1314 е - машина урыннарына теркәлгән.

Шул ук вакытта, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина билгеләп үткәнчә, 2019 елда теркәлгән объектлар-торак урыннар һәм җир кишәрлекләре саны якынча 2018 ел дәрәҗәсендә сакланып калган, машина - урыннарга - ике тапкыр арткан, ягъни гражданнар әлеге объектларны милек итеп рәсмиләштерә башлаган.

Күчемсез милек объектлары саны турындагы мәгълүматларга килгәндә, республикада барлыгы сату-алу шартнамәләре нигезендә хокукларның күчүче шундый 114 499 объект  теркәлгән (шул исәптән Казанда-36 293). Шулардан торак биналар-  65 726 (Казанда 22 288), торак булмаган биналар – 9 364 (Казанда 4 088), җир кишәрлекләре – 38 373 (Казанда – 9 206). 18 193 өлешләп төзүдә катнашу килешүләре  теркәлгән.

Республикада икътисадый вәзгыятькә йогынты ясый торган теркәү эшчәнлеге күрсәткечләре буенча, 2019 елда теркәлгән ипотекалар саны 118 060 (2018 елда 137 380) тәшкил итте, шул исәптән кредит килешүләре буенча ипотека буенча 69 371 (2018 елда 82 364) тәшкил итте. Татарстан Республикасы буенча торак биналарга 48 628 (шуларның 19 915 е – Казанда); торак булмаган биналарга – 4 239 (шуларның 703 е-Казанда); 16 504е-җир кишәрлекләренә (шуларның 6 327 се-Казанда) ипотека килешүләре теркәлгән.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә 2019 елда дәүләт кадастр исәбе һәм (яки) хокукларны дәүләт теркәвенә алу турында бер миллионга якын гариза бирелгән, шуларның 200 меңнән артыгы электрон рәвештә кергән. Людмила Кулагина билгеләп үткәнчә, электрон рәвештә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре күләмен арттыру буенча идарәнең төп бурычларыннан берсе булып кала бирә, әлеге күрсәткеч, 2018 ел белән чагыштырганда, ике тапкырга арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International