Чара 25 гыйнварга билгеләнгән. Һәрвакыттагыча, беренче балыкны, иң зур балыкны тоткан балыкчылар призлар белән бүләкләнәчәк. Иң яшь һәм иң өлкән балыкчылар да истәлекле бүләкләргә лаек булачак. Ә ярышлар тәмамланганнан соң барыбыз бергә яңа тоткан балыктан кайнар уха белән сыйланырбыз. Барыгызны да әлеге мавыктыргыч чарага чакырабыз".