Әлки районында БДИ тапшыру даталары билгеле булды

2020 елның 18 гыйнвары, шимбә

Быел Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруда катнашу турындагы гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк.

Районның урта мәктәпләрен быел 56 укучы тәмамлый. 1 февральгә кадәр алар нинди фәннәрдән имтихан тапшырачакларын хәл итәргә тиеш.

Имтиханнарны теләсә нинди сандагы предметлар буенча тапшырырга рөхсәт ителә. Шул ук вакытта рус теле һәм математика буенча БДИ һәр чыгарылыш сыйныф укучысы өчен мәҗбүри. Математика буенча биремнәр яки база, яки профиль дәрәҗәсен сайларга мөмкин. Калган фәннәрне укучылар югары уку йортына керү өчен кирәк булган таләпләрдән чыгып сайлыйлар.

Быел да 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт имтиханнары өч этапта узачак. Төп этап 25 майдан 29 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Имтиханнарны тапшыруның беренчел этабы – 20 марттан 13 апрельгә кадәр, өстәмә этап-4 сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр вакыт аралыгында билгеләнгән. Предметлар исемлеге түбәндәгечә: 25 май-рус әдәбияты, география, информатика, 28 май – рус теле, 1 июнь – математика (база һәм профиль дәрәҗәләре), 4 июньдә – тарих, физика, 8 июньдә – химия, җәмгыять белеме, 11 июньдә – чит телләр (язма), биология, 15 июньдә – чит телләр (телдән), 16 июньдә – чит телләр (телдән).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International