Яңа елның беренче сабые көттереп кенә туды. Ул район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә 15 гыйнвар иртәсендә дөньяга аваз салды. Елның беренче нарасые – ир бала, ул 3170 грамм авырлык белән туган, буе 50 сантиметр. Әнисе белән бәләкәчне хастаханәдән тантаналы төстә чыгардылар, ә аларны тәбрикләргә район башлыгы Александр Никошин да килгән иде.
Яңа 2020 елда районыбызның беренче нарасые – Базарлы Матакта яшәүче Денис һәм Рәзинә Шипигиннарның икенче баласы. Аңа Данил дип исем кушарга булганнар Шипигиннарның өч яшьлек кызы Диана да энесен каршыларга килгән.
Денис Шипигин район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, Рәзинә "Әлки " ҖЧҖ хисапчысы булып хезмәт итә. Күптән түгел алар «яшьләр программасы»буенча иркен йорт төзеп, өй туен билгеләп үттеләр. Әлбәттә, кызы булган гаилә башлыгы нәсел дәвамчысы-улы турында хыялланган. Зур чәчәк бәйләме белән ул хатынын һәм кечкенә улын каршы алырга килгән. Денисның сөенече йөзенә чыккан. Әби-бабайлар да хис-тойгыларын яшермәде. Арадан берсе: “Елның беренче баласы булуы өстенә, зур бирнә белән дә туды бит әле нарасыебыз”,–дип, быелдан ана капиталының артуына ишарәләп куйды. Шунысы игътибарга лаек, Россия Президенты бала үстерүче гаиләләргә саллы ярдәм чараларын тәкъдим иткән юллама белән чыккан көнне дөньяга килгән Данил. Елы да бик истәлекле бит әле - республиканың 100 еллыгын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын һәм районыбыз төзелүгә 90 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Әнә шундый юбилейлар елында районда беренче булып туган Данилны хастаханәдән өенә озату чын бәйрәм төсен алды. Район башлыгы Александр Никошин, сабыйның әти-әниләрен котлап, аларга «ТАССРның 100 еллыгы»истәлек билгесен тапшырды. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина Шипигиннарга улы туу турында таныклык тапшырды. Баш табиб Светлана Одушкинадан, шулай ук шатлыклы вакыйгада катнашучылардан котлаулар, җылы теләкләр ишеттек. Һәм һәркем Денис белән Рәзинәгә тагын бала тудыру бүлегенә килергә, гаиләләренең зур һәм бәхетле булуын теләде.