Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 20 гыйнварга тулай савым 157,5 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 13 тоннага күбрәк. 153,5 тонна сатылган.
Узган декадада шәхси сектордан 141838 кг сөт җыелган, бу узган ел белән чагыштырганда 7210 кг күбрәк һәм узган ункөнлеккә карата 1776 кг кимрәк. Лидерлар:Түбән Әлки -15460кг, Чуаш Кичүе -11984кг, Борискино - 10504кг. Иң начары-Түбән Кәчи авыл җирлегендә 1626кг.