Әлки муниципаль районының Ташбилге авыл җирлегендә гражданнар җыены узды. Анда район башлыгы Александр Никошин, район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Җыен авыл җирлеге башлыгы Рәмзил Әхмәдиев хисабыннан башланды. Ташбилге авыл җирлеге составына 2 торак пункт керә: Ташбилге авылы, Түбән Биктимер авылы. Җыен ахырында җирлек эшендә актив катнашкан җирлек халкын бүләкләү булды.