Һәрвакыттагыча, җәнлекләрне исәпкә алуның кышкы маршрутын ел башында ук башланды. Эш февраль ахырына кадәр дәвам итәчәк. Районда 57 маршрут буенча ау рөхсәт ителгән җәнлекләрне һәм киекләрне исәпкә алу бара. Маршрутның гомуми озынлыгы 600 километр тәшкил итә. Эшне егерьлар, аучылар – җәмәгать инспекторлары башкара. Алар җәнлекләрне эзләреннән саныйлар. Бу түбәндәгечә эшләнә: башта кар чаналары ярдәмендә булган эзләр тулысынча юкка чыгарыла. Ә бер тәүлек узгач, яңа эзләрне яңадан исәплиләр. Кыргый хайваннарның санын аларның эзләре буенча билгелиләр.