Җыен гадәттәгечә авыл җирлеге башлыгының отчет чыгышыннан башланды. Аннан соң полициянең участок уполномоченные, авыл хуҗалыгы берләшмәсенең отряд начальнигы, клуб мөдире башкарылган эшләр турында хисап тоттылар.
Халык фикерен тыңладылар һәм әлеге җирлектә яшәүчеләрне борчыган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт номерлары күрсәттеләр.