Әлки районы мәдәният йортында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты-хатын-кыз карашы» республика конкурсында 14 хатын-кыз һәм бер ир-ат катнашты. Аларның һәркайсы билгеле бер номинацияләрдә чыгыш ясады. «Хатын-кыз-ана» номинациясендә Гобәйдуллина Румия Тәлгать кызы җиңүче булды. «Өченче буын герое» номинациясендә Калмыкова Людмила Васильевна җиңде. «Минем язмышым — минем һөнәрем» номинациясендә Сафиуллина Зилә Вазит кызы җиңү яулады. «Хатын - кыз-мәдәният һәм рухият» номинациясендә Гыйниятуллина Рәзинә Насыйбулла кызы иң яхшысы дип табылды. «Мәрхәмәтле йөрәкле ир-ат» номинациясендә Хәсәншин Рамил Нургали улы җиңүче булды. Бәйге бик матур үтте. Конкурста, Хатын-кызларның һәм ир-атларның һөнәри казанышларыннан тыш, эшкә иҗади якын килү, үз гаиләсенең, коллективының, авылының, районыбызның уңышларына йогынты ясый белү сәләте дә бәяләнде.